Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә Татарстан Республикасы архив хезмәтенең 105 еллыгы уңаеннан чара узды. Чара кысаларында ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты оештырган конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләделәр.
.jpg)
«Гаилә архивын тапшырыгыз» конкурсында беренче урынга Буада яшәүче Мөхәрәм Мөхәммәтҗанов лаек булды. Ул 50 мең сумлык сертификат алды.

Җиңүчеләр арасында Буаның 2 нче лицее укучысы Рөстәм Латыйпов та бар. Ул «Минем шәҗәрәм» республика генеалогик тикшеренүләр конкурсында 3 урынны яулый.