Буа районы халкы махсус хәрби опреациядә катнашучылар өчен гуманитар йөк җыюда актив. Мәсәлән, "Светофорик" балалар бакчасында хезмәткәрләр, тәрбияләнүчеләр һәм ата-аналар мобилизацияләнүчеләргә ярдәм итү өчен "Солдатка оекбашлар" акциясендә катнашалар.
"Ярдәм өчен бик зур рәхмәт! Һәркем уртак эшкә үз өлешен кертте. Балалар һәм аларның әти-әниләре, йон оекбашларны тәрбиячеләргә тапшырып, безнең хәрбиләргә ярдәм итәргә чын күңелдән теләк белдерделәр! Ә солдатларны балаларның хатлары һәм рәсемнәре җылытачак", - дип яза балалар бакчасы администрациясе һәм бу акциядә актив катнашкан барлык ата-аналарга һәм хезмәткәрләргә рәхмәт белдерә.
Актив тормыш позициясе һәм хезмәттәшлек өчен һәркемгә рәхмәт! Солдатларга ныклык, батырлык телибез!
Исегезгә төшерәбез, гуманитар ярдәм штабы авыл хуҗалыгы идарәсе бинасында урнашкан: Буа шәһәре, Космовский урамы, 31 йорт.