2023 елның 17 ноябренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә: 16 ноябрь кичендә, 17 ноябрь төнендә һәм иртәсендә томан сакланачак, 17 ноябрь төнендә һәм көндез юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килүе көтелә.

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава. Бераз кар.

Җил төньяк, төньяк-көнбатыш 5-10 м/с.

Төнлә минималь һава температурасы һәм көндез максималь һава температурасы 0..-2˚.

Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килә.

 

 

 

Идел буе һәм Көнбатыш Кама буе буенча (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары):

Аязучан болытлы һава. Юеш кар.

Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.

Җил төньяк, төньяк-көнбатыш 5-10 м/с, көндез урыны белән 13 м/с кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы 0..-4˚.

Көндез һаваның максималь температурасы +1..-2˚.

Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International