Районда җылыту сезоны рәсми рәвештә 18 сентябрьдә башланды. Җылылык бирү этаплап оештырыла, беренче чиратта социаль билгеләнештәге объектлар, ә аннан соң торак йортлар җылылык ала.
2023/24 елгы җылыту сезонына әзерлек кысаларында һәм үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия муниципаль берәмлекнең җылыту чорына әзер булуын билгели.
Җылыту сезоны башланыр алдыннан барлык котельнаялар әзерлек өчен тикшерелгән. Ростехнадзорның Идел буе идарәсе белгечләре ачыклаган хокук бозулар вакытында бетерелгән.
Комиссия нәтиҗәләре нигезендә, 2023 елның 10 ноябрендә Ростехнадзорның Идел буе идарәсе районга 2023-2024 елгы җылыту сезонына әзерлек паспорты бирде.
Исегезгә төшерәбез, җылыту чорына әзерлек паспорты – 15 ноябрьгә кадәр барлык муниципаль берәмлекләр алырга тиешле документ.