20 ноябрь көнне кич белән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән:
-күрү мөмкинлеге 1-2 км кадәр начарланган буран;
- юлларда бозлавык барлыкка килү.
Аязучан болытлы.
Төнлә башлыча явым-төшемсез.
Көндез дә, кич тә бераз кар, урыны белән буран.
Җил көнчыгыш, көньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с, көндез һәм кичен урыны белән 14 м/с кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -8..-13˚.
Көндез һаваның максималь температурасы -3..-7˚.
Көндез һәм кич юлларда урыны белән бозлавык барлыкка килә.