Республикасында актив көньяк циклонның 20 ноябрь ахырында һәм кичендә, тәүлек дәвамында 21 һәм 22 ноябрьдә, шулай ук 23 ноябрь төнендә һава шартларының шактый начарлануы көтелә.
20 ноябрьдә көн азагында һәм кич, 21 ноябрьдә төнлә һәм көндез кар һәм дымлы кар рәвешендә көчле явым-төшем, көндез республиканың көнчыгышында бозлы яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән локаль рәвештә 12 сәгатьтән артык булмаган чорда 20 мм-дан ким булмаган күләмдә бик көчле кар көтелә. Шулай ук урыны белән томан, төнлә һәм иртән 15-18 м/с көчле көнчыгыш җиле һәм 500 метр һәм аннан да азрак күрү начарлану белән бураннар, көндез урыны белән бозлы ятмалар фаразлана. Һава температурасы төнлә -2 -7° көндез -3° дан +1 ° га кадәр тәшкил итәчәк, юлларда кар көртләре, көчле бозлавык барлыкка килә.
Чәршәмбе, 22 ноябрьдә, кар, юеш кар, урыны белән бозлы яңгыр һәм бозлы ятмалар рәвешендә уртача һәм көчле явым-төшемнәр сакланачак. Көнбатыш районнардан җил 15-20 м/с кадәр көчәячәк һәм бураннар көтелә. Температура -1 дән-б°га кадәр тәшкил итәчәк.
Пәнҗешәмбе, 23 ноябрьдә, циклон төньяк-көнчыгышка киткәннән соң, республикада һава торышы аның тыл өлеше йогынтысында формалашачак.төнлә кар, бураннар һәм көчле җил сакланачак. Көндез бераз кар сакланачак температура -8-13°кадәр төшәчәк.
Республика буенча 20-23 ноябрьдә явым-төшем күләме айлык нормасының яртысыннан нормага кадәр тәшкил итәчәк».
Фаразланган метеорологик күренешләрне исәпкә алып, сездән сак булуыгызны сорыйбыз.