Татарстанда автобуслар һәм йөк транспорты хәрәкәте начар һава торышы аркасында федераль трассаларда вакытлыча чикләнгән. Чикләүләр 2023 елның 20 ноябрендә 21.30 сәгатьтән һава шартлары яхшырганчыга кадәр кертелә, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт автоинспекциясе.
Үз чиратында «Волга-Вятскуправтодор» Федераль автомобиль юллары идарәсендә автомобиль юлларының кайсы участокларында чикләүләр кертелүе турында сөйләделәр. Шулай итеп, хәрәкәт түбәндәге трассаларда чикләнгән:
М7, Мәскәү - Владимир – Түбән Новгород - Казан - Уфа
М7, Ижау һәм Пермь шәһәрләренә кергәндә
М7, Кировка кергәндә
Р241 Казан - Буа - Ульяновск
Р239 Казан - Оренбург - Акбулак - Казахстан Республикасы белән чик
Р239, Аэропортка килү юлы
А295 Йошкар-Ола - Зеленодольск - М7 «Волга» автомобиль юлы
А151 Цивильск - Ульяновск
Юлда гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта, 8(843)5333888 яки 8(843)2919191 телефоннары буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә.
Мәгълүмат: www.tatar-inform.ru