Татарстан Республикасы территориясендә давыл турында кисәтү

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе

2023 елның 21 ноябрендә 12 сәгать 05 минутта « Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе » Федераль дәүләт бюджет учреждениесеннән давыл турында кисәтү килде: «2023 елның 22 ноябрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә

көчле кар, көндез урыны белән 12 сәгатьтән артык булмаган чорда 20 мм-дан ким булмаган күләмдә бик көчле кар, аерым районнарда дымлы кар һәм бозлы яңгыр көтелә;

-урыны белән буран, томан, бозлавык, иртән һәм көндез  юеш кар ява

-көчле җил 15-18 м/с; юлларда кар, бозлавык, урыны белән көчле».

Территориядә фаразлана торган метеорологик күренешләрне исәпкә алып

Татарстан Республикасы территориясендә

автотранспорт хәрәкәтенең кыенлыгы, хәрәкәт итү өчен трассаларны ябу,  

юл-транспорт һәлакәтләре саны арту;

энергетика комплексы һәм ТКХ объектларында авария ситуацияләре,

ЛЭП һәм элемтә линияләре өзелү кебек куркынычлар арта;

Халыкны юлларда игътибарлы булырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International