Татарстанның почта бүлекчәләре Кыш Бабайга беренче хатларны кабул итә башлады

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе

Хатны яисә открытканы Татарстан Республикасының теләсә кайсы бүлегенең почта тартмасында калдырырга мөмкин. Юллама илнең төп тылсымчысына эләксен өчен конвертта 162390, Россия, Вологда өлкәсе, Бөек Устюг шәһәре, Кыш Бабайга дип язарга кирәк. 

Традиция буенча, Яңа ел почта юлламаларын беренчеләрдән булып балалар тапшыра: 18 ноябрьдә туган көнен билгеләп үткән Кыш Бабайга хатлар җибәрә башлаганнар.

Әгәр җибәрүчегә ярдәм кирәк булса, почта хезмәткәрләре хатны ничек дөрес итеп язарга: адреслы юлларны тутырырга, марка ябыштырырга өйрәтә. Иң кызыклы хатларга Кыш бабай шәхсән үзе җавап бирәчәк. Җавап алу өчен конвертта һичшиксез үзенең индекс белән тулы кире адресын күрсәтергә кирәк.

Һәр көнне Почта хезмәткәрләре Россиянең барлык төбәкләрендә Яңа ел почтасын сортларга аералар һәм аны Яңа ел тылсымчысы резиденциясенә җибәрәләр. Әйтергә кирәк, 2023 елда Кыш Бабай почтасына 233 000 нән артык хат кергән. Чагыштыру өчен, узган ел Кыш Бабай 209 000 хат алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International