Татарстанда көчле җил һәм буран көтелә

2023 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2023 елның 22 ноябре кичендә, 23 ноябре төнендә һәм көндез 15-18 м/с тизлектә көчле җил, буран, юлларда кар көртләре, урыны белән бозлавык көтелә.

2023 елның 22 ноябре кичендә, 23 ноябре төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән буран, юлларда кар көртләре, бозлавык көтелә; төнлә һәм иртән көчле җил 15-18 м/с.

Болытлы, көндез аязучан. Көндез бераз кар. Кайбер районнарда буран. Җил көнбатыш, төньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, төнлә һәм иртән урыны белән 15-18 м/с кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -11..-14˚.

Көндез һаваның максималь температурасы -9..-12˚.

Юлларда кар көртләре, бозлавык.

Реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астында яшеренергә ярамый, ашыкмыйча сак йөрегез, юлларда игътибарлы булыгыз, балаларны караучысыз калдырмагыз.

Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International