Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән түбәндәгеләр көтелә:
- кичен, төнлә һәм иртән буран, күз күреме 1000 м га кадәр начарая һәм секундына 15-18 м/с көчәйгән көчле җил;
- төнлә көчле кар, юеш кар;
- Төнлә һәм көндез бозлавык, юеш кар, юлларда кар боткасы һәм көчле бозлавык.
Казан буенча:
Болытлы, көндез аязучан.
Кар, юеш кар рәвешендә явым-төшем: төнлә уртача һәм көчле, көндез азрак.
Урыны белән бозлавык, юеш кар, төнлә буран.
Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с, төнлә һәм иртән урыны белән 15-18 м/с тизлектә.
Һаваның минималь температурасы төнлә -7..-9˚, иртә белән ..-3˚.
Көндез һаваның максималь температурасы 0˚.
Юлларда кар боткасы, бозлавык, урыны белән көчле.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Зеленодольск, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары) буенча:
Болытлы, көндез аязучан.
Кар, юеш кар, урыны белән яңгырлы: төнлә уртача һәм көчле, көндез аз.
Урыны белән бозлавык, юеш кар, төнлә буран.
Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с, төнлә һәм иртән 15-18 м/с кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә -6..-11˚, иртә белән ..-5˚.
Көндез һаваның максималь температурасы -1.. +1˚.
Юлларда кар боткасы, бозлавык, урыны белән көчле.