Буада яңа объект - Бакый Урманче музее булачак

2023 елның 24 ноябре, җомга

Яңа бина Р.Люксембург һәм Кызыл Армия урамнары киселешендә төзеләчәк һәм дөньякүләм танылган рәссам Бакый Урманче исемен йөртәчәк.

Район Башкарма комитетының төзелеш бүлеге мәгълүматлары буенча, бина ике катлы булачак. Хәзерге вакытта К. Маркс урамында урнашкан Туган якны өйрәнү музее да әлеге яңа бинага күчәчәк.

Сүз уңаеннан, Күл Черкене авылында Бакый Урманченың йорт-музей эшли, анда аның шәхси әйберләре куелган.

Төгәлрәк: http://buinsk-tat.ru/news/vchera-segodnya-zavtra/v-buinske-budet-novyi-muzei

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International