Бөтендөнья СПИД белән көрәш көненә багышланган «Иртәгә яшәр өчен бүген бел!» акциясе кысаларында «Форпост» үзәге хезмәткәрләре ВИЧ/СПИД турында мәгълүмат һәм аның профилактикасы турында белешмә таратты.
1 декабрь - СПИДка каршы халыкара көрәш көне. Бу дата ел саен бөтен дөнья җәмәгатьчелеген әлеге дәвалап булмаслык авыру турында истә тотарга гына түгел, ә бу авыруны күчерүче булганнарны түзем булырга да чакыра. Һәм, иң мөһиме, планетада яшәүчеләрнең һәркайсы үзе өчен профилактиканың сәламәтлек өчен көрәштә бик мөһим булуын аңларга тиеш.