Мәктәп укучыларының эшкуарлык күнекмәләрен һәм компетенцияләрен үстерүгә юнәлдерелгән «Мәктәп бизнес-старты» республика программасының икенче этабы кысаларында укыту семинарлары белем бирү учреждениеләре мәйданчыкларында, ә ерак районнардан килгән йөз укучы өчен «Волга» яшьләр үзәгендә узды.
2023 елда «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Мәктәп бизнес-старты»да республиканың 28 районыннан 11 меңнән артык бала катнаша. Нәтиҗәдә, үзләрен иң уңышлы күрсәткән 600 урта мәктәп укучысы бизнес-проектлауның киләсе турына күчә. Алар-Казаннан, Чаллыдан, шулай ук республиканың авылларыннан һәм кече шәһәрләреннән килгән укучылар.
Балаларны укыту процессында уңышлы эшмәкәрләр катнаша. Шулай ук «Мәктәп бизнес-старты»ның барлык этапларында укучыларны озата баручы мәгариф учреждениеләре педагоглары да ярдәм күрсәтә.
Семинарлар нәтиҗәләре буенча мәктәп укучылары командалары үз бизнес-проектларын тәкъдим иттеләр. Аларны укытуда турыдан-туры катнашкан эксперт-эшмәкәрләр бәяләвенчә, тәкъдим ителгән барлык проектлар да профессиональ дәрәҗәдә башкарылган: бизнес-идея эзләүдән алып аның мөмкин булган практик тормышка ашырылуына кадәр.
Мәсәлән, күп профильле 180 нче полилингваль гимназия командасы яшүсмерләр арасында эш эзләү өчен платформа, ә 39 нчы мәктәптән репетиторлык оештыру өчен «Алга таба адым» проекты тәкъдим итте. Кече Шилнә мәктәбе укучылары «Котокафе» ачарга, ә Баулының 2нче мәктәбендә шәмнәрне натураль составлардан ясарга тәкъдим иттеләр. Әгерҗе укучылары тематик мастер-класслар үткәрү буенча үз проектларын уйлап таптылар, Нурлат районы укучылары тематик футболкалар ясарга тәкъдим иттеләр, Зөя мәктәбе тәрбияләнүчеләре – салкын фарфордан бизәнү әйберләре, Аксубайның 2нче мәктәбеннән - бәйләнгән әйберләр ясау буенча «Әкияти җепләр» проектын эшләделәр, Буа укучылары кулланышта булганнарын пластик шешәләрдән экологик себерке ясарга уйладылар. Иннополис мәктәбе һәм 3 нче Биектау мәктәбе командалары да бик кызыклы проектлар тәкъдим иттеләр.
Программаның йомгаклау этабы Яңа ел хәйрия мәктәп ярминкәсе һәм 2024 елның февралендә узачак бизнес-кейслар чемпионаты булачак. Анда алдагы этапны уңышлы узган кешеләр катнаша алачак. Мәктәп бизнес-компанияләренең финал слеты киләсе елның апреленә билгеләнгән.
«“Мәктәп бизнес-стартында” катнашучы егетләр бүген халыкара бизнес-мәктәпләрдә белемнәрне бушлай алалар. Семинарларда гамәлдәге эшкуарлар булган остазлар балаларга салымнар, продукциянең үзкыйммәте, маркетинг стратегиясен, җитәкче стратегиясен ничек эшләү турында сөйләделәр. Алар командалар төзергә өйрәттеләр, бизнес-идеяне ничек табарга кирәклеген күрсәттеләр. Шулай ук укучылар креатив фикерләү һәм ми штурмы ысулларын өйрәнделәр. Шул ук вакытта программага эшкуарлык күнекмәләренә өйрәтү генә түгел, ә ораторлык сәнгатенә, сәхнәдә презентация осталыгына, эмоциональ һәм рациональ аргументлар кулланып, үз бизнес-проектын инвесторга тәкъдим итә белү дә кертелгән. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының һәрьяклап булышлыгы белән, Татарстан мәктәп укучылары эшкуарлык эшенә һәм финанс белеменә бушлай уку өчен уникаль мөмкинлеккә ия» - дип сөйләде Елена Тихонова "Мәктәп бизнес-старты" проекты җитәкчесе.