Шикәрле ел җитте

2013 елның 18 сентябре, чәршәмбе

соңгы яңгырлар чөгендерне “колагыннан тартып” үстерде
Чөгендер казып алуга да чират җитте. Татлы тамыр урагына беренчеләрдән булып “Нива”, “Авангард” агрофирмалары керештеләр. 
Быел район буенча 7074 гектарда чөгендер игелде. 17 сентябрьгә аның 677 гектарында уңыш җир өстенә чыгарылды. Аның уртача чыгышы 461 центнер тәшкил итә. Басуга беренчеләрдән чыккан “Авангард” агрофирмасында эш барышы белән без дә танышып кайттык. Узган җомга көнне көзге урак “Маяк” бүлекчәсендәге 340 гектарлы кырда бара иде. 
- Бу басуда икенче көн эшлибез. Иртә срокта өлгерү-че чөгендернең чыгышы яхшы – һәр гектардан уртача 650 центнерга җитә. “Новый Путь” бүлекчәсен-дә аннан да яхшырак чыга иде. Туфрагы дымлырак булганга аннан киткән идек. Соңрак әйләнеп кайтачакбыз. Игеннәр өчен соңга калган яңгырлар чөгендергә бик кулай булды. Эшкәртүне, ашлауны да үз вакытында башкара алдык, - дип каршы алды агрофирма директорының беренче урынбасары Расыйх Яфизов. 
Биредә эш кайный – кыр башында берничә “КамАЗ” төяргә чират көтеп тора, “СПС-4,2” төягечләрендә Рәшит Фәхретдинов, Александр Антонов, Илгиз Сөнгатов тулы әрҗәле автомобильләрне озатып кына торалар. Хисапчы Гөлфизә Гыйниятуллина аларның һәрберсен аерым дәфтәргә теркәп бара. Чималны әрәм-шәрәм итмәскә тырышалар. Һәр төягечкә өч кешелек төркемнәр беркетелгән. Алар кагатларны тигезлиләр, коелган тамыразыкларны җыялар, автомашиналарның йөген дә, коелмаслык итеп, таслап җибәрәләр. 
Кырда техника гөрелтесе тәүлек буе да тынып тормый. Бигрәк тә “Холмер” комбайнында эшләүчеләр Наил Хәйбуллин, Фирзәр Хәттапов, Наил Зәйнетдинов бер-берсен алмаштырып кына торалар. Бу көнне штурвал артында булган Наил Хәйбуллин яздан бирле чөгендер басуында: чәчте дә, үсентеләрне тукландырды да, хәзер менә чәйнек-чәйнек чөгендерләрне кагатларга сала. 
- Җәйге ялым да, “курортым” да шушында булды. Зур-зур чөгендерләрне күргәч, барлык арыганнар да онытыла. Ял күрмәдек, аның каравы шикәрле булырбыз, дип, үземне юатам, - дип көлә Наил. Бу экипаж тәүлегенә 30 гектарда чөгендер казып ала. Көннәр аяз торганда агрофирма буенча 1000 гектарда чәчелгән татлы тамырны 50 көндә җыеп бетерергә исәплиләр. Заводка һәр көнне 1000 тонна чимал озаталар. 
Завод, дигәннән ул быелгы зур уңышны кабул итәргә әзерме?
Михаил ПАРФЕНОВ, шикәр заводы директорының чимал буенча урынбасары:
- Быел шикәр чөгендерен 9 сентябрьдә кабул итә башладык. Әлегә “Ак Барс” холдинг компаниясенә кергән агрофирмалар тапшыра, бүген бирелгән рәсми гудоктан соң 2-3 көннән барлык чөгендер игүчеләр китерәчәкләр. Әмма теләгән кадәр түгел: график нигезендә һәм яз көне һәр татлы тамыр үстерүче һәм завод арасында төзелгән килешүдәге тапшыру күләменә карап. Быел предприятиедә үткәрелгән модернизацияләүдән соң тәүлеклек эшкәртү күләме былтыргыдан 1 мең тоннага арттырылды. Ул – уртача 4000-4500 тонна. Сезонга 600 мең тонна чимал эшкәртү планлаштырыла. Артыгы кабул ителмәячәк. Октябрь башында чөгендерне саклауга да куячакбыз. Бү-генге көнгә татлы тамырның шикәрлелеге уртача 15,5 процентка тиң. Тәҗрибә күрсәткәнчә, иң “татлы” ай октябрьгә туры килә. Ә  чисталыгы нормада.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International