План әзер. Бары эшләсен генә

2013 елның 18 сентябре, чәршәмбе
“Наркотикларсыз тормыш” – шушы исем астында үткәрелүче айлыкта районда башкарыласы чаралар планы төзелде. Алар 16 сентябрьдән 18 октябрьгә кадәр гамәлгә ашырылачак.
Проблемага каршы көрәшүнең нинди юллары кулланылачак. Бу хакта район наркотикларга каршы көрәш комиссиясе рәисе һәм утырыш әгъзалары сөйләде.
Азат АЙЗЕТУЛЛОВ, комиссия рәисе, муниципаль район башлыгы:
- Бүгенге көндә районда 19 наркотик кулланучы диспансер, 21е профилактик исәптә тора. Бу статистика берничә елдан бирле тотрыклы тора. Безнең бурыч – әлеге саннарның кимүенә ирешү. Наркотиклар бигрәк тә яшь буын дошманы. Шуңа да әлеге катламның мәктәптә, дәресләрдән соң да шөгыльле, күзәтү астында булуына игътибарны көчәйтергә кирәк. Билгеле, спорт, сәнгать дөньясына җәлеп итәргә, яхшы, файдалы эшләр белән мавыктырырга. Тагын бер нәрсә: профилактика эше айлык кысаларында гына тәмамланырга тиеш түгел, ул даими һәм бүген кабул ителгән план реаль эшләргә, нәтиҗәле булырга тиеш.
Ришат ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН, Буа шәһәре прокуроры урынбасары:
- Айлыкның чараларын оештыру һәм аның барышында килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен шәһәр прокуратурасы каршында составында прокуратура, эчке эшләр бүлеге, наркотикларга каршы көрәш комиссиясе, наркоконтроль хезмәтчелеге, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, табиб-нарколог булган оператив штаб төзелде. Наркотик бәласенә бары тик күмәк көч белән генә каршы торып була, шул исәптән төрле конфессияләр вәкилләрен дә җәлеп итәргә кирәк.
Айрат ХАНБИКОВ, РФ Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге начальнигы:
- Наркотиклар белән бәйле җинаятьләрне булдырмау, ачыклау һәм ачу безнең эштә һәрчак актуаль. Ләкин бу җиңел түгел. Чөнки наркотиклар дөньясында әледән-әле яңа психик тәэсир итүче препаратлар уйлап табыла, аларны законлы тыелган исемлеккә кертә-кертә күпме вакыт үтә, күпме яшь гомерләр гарипләнә, өзелә. Кайбер шундый легаль психактив матдәләрне куллануны экспресс-тестлар ярдәмендә, хәтта химик-токсикологик лабораториядә дә ачыклап булмый. Айлык дәвамында полиция хезмәткәрләре оператив-профилактик эшчәнлекне дәвам итәчәкләр, рейдлар, укучылар, студентлар белән очрашулар оештыру күздә тотыла.
Рөстәм СӘМӘРХАНОВ, район үзәк дәваханәсе баш табибы:
- Ел саен өлкән сыйныф укучыларын, студентларны наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр куллануга тестлаштыру үткәрелә. Быел 1420 яшь кешене тикшерү планлаштырылган иде. Бүгенге көнгә 720се тестлаштыру үтте. Бер тестлаштырылучы да бу процедурадан баш тартмады, әлегә берсендә дә тыелган матдәләр куллану факты ачыкланмады. 
Светлана КРЫЛОВА, наркоконтроль хезмәтчелегенең Яшел Үзән районара бүлеге өлкән опервәкиле:
- Түбән Камада август уртасында бер төркем яшүсмерләр, кәеф күтәрмәкче булып, даруханәдән төймәдә дарулар сатып алалар һәм аларны күпләп ашап, артыннан алкоголь эчәләр. Нәтиҗәдә, көчле агуланып, 14 яшьлек кыз үлә, икесе авыр хәлдә дәваханәдә ята. Тикшерүләр даруларның наркотик түгеллеген раслады, ләкин ахыры барыбер аяныч булды. Айлыкта башкарылган эш яшь буынны шундый акылсыз адымнан саклап калуга юнәлтелсен, ул грамоталы һәм дөрес, әзерлекле оештырылсын иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International