29 ноябрьдә «Бердәм салым счеты шартларында бурычларны җайга салуның актуаль мәсьәләләре» темасына вебинар булачак

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Быел 2023 елның 1 гыйнварыннан салым түләү Федераль казначылыкның Бердәм счеты аша гамәлгә ашырыла. Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан түләүләр белән Тула өлкәсе буенча Федераль казначылык идарәсе шөгыльләнә.

Шуңа бәйле рәвештә күп кенә компанияләрдә һәм индивидуаль эшкуарларда сораулар туа:

Бердәм салым счеты шартларында бурычларны җайга салу барышында барлыкка килә торган мәсьәләләрдә детальләрне тирәнрәк ачыкларга Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе хезмәткәрләре әзерләгән вебинар ярдәм итәчәк. Бу вебинар 2023 елның 29 ноябрендә 10.00 сәгатьтә узачак. Спикер буларак Идарә бурычларын җайга салу бүлеге башлыгы Элина Лекомцева чыгыш ясаячак. Вебинарда катнашу бушлай, моның өчен сылтама буенча алдан теркәлү мөһим. Файдалы вебинарда катнашыгыз.

  Вебинарга сылтама:      https://w.sbis.ru/webinar/9532a9f4-c407-498a-a746-e96c991b7063

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International