«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә 2023 елның 30 ноябрендә сәгать 10дан 12гә кадәр Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара уздырырга планлаштыра. Халыкны Буа шәһәре, Жорес урамы, 110а йорт адресы буенча кабул итәчәкләр.
Чарада прокуратура, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Юстиция министрлыгы, дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе, Федераль суд приставлары хезмәте Баш идарәсе, Нотариаль палата, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.
Теләгән һәркем мөрәҗәгать итә ала.