Татарстанда томан һәм бозлавык көтелә

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2023 елның 27 ноябре кичендә, 28 ноябре төнендә һәм көндез урыны белән томан, бозлавык, юлларда көчле бозлавык көтелә. Киңәш итәбез: урамнарда һәм юлларда йөргәндә бик сак булыгыз. Юл аша чыгу өчен мөмкин булганча җир өстендәге яки җир астындагы җәяүлеләр  кичүләрен генә кулланыгыз. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз! Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112.

Аязучан болытлы һава.

Кар,  юеш кар.

Кайбер районнарда томан, бозлавык.

Җил көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка 5-10 м/с күчә.

Төнлә һаваның минималь температурасы 0..-4˚.

Көндез һаваның максималь температурасы -2..+2˚.

Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International