Махсус хәрби операциядә катнашучылар Буа укучыларыннан җылы оекбашлар алачак

2023 елның 28 ноябре, сишәмбе

Буа районында гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Мәктәп укучылары да бу игелекле эшкә үз өлешләрен керттеләр. Районның барлык мәктәпләрендә диярлек төрле ярдәм акцияләре уза. Бу "Солдатка хат" та, сугышчыларга кирәкле әйберләрнең төрле җыемнары да.

Буа шәһәренең 2 нче Лицееның 7 нче " В " сыйныф укучылары яклаучылар өчен җылы бәйләнгән  оекбашлар җыйдылар, бу әйберләр безнең ир-егетләребезне теләсә нинди һава торышында җылытыр дип өметләнәләр. Ә Азат белән Илназ посылкага үз куллары белән җыелган үлән чәйләрен дә өстәргә булдылар.
- Без махсус операциядә катнашып илебезне яклаучыларга җылылыгыбызның бер өлеше итеп, туган ягыбызның тәмен дә җибәрергә булдык, - диләр егетләр һәм безнең  Буа егетләренә сәламәтлек телиләр.

Чәй салынган пакетларга егетләр үз куллары белән имзалаган күңелне җылытучы открыткалар, шулай ук иптәшләре белән уртаклашырга мөмкин булган тәм-томнар да салдылар...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International