Казан буенча :
Болытлы, төнлә аязучан.
Төнлә явым-төшемсез. Көндез бераз кар, юеш кар.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Җил көньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с, көндез урыны белән 14 м/с кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -10..-12˚.
Көндез һаваның максималь температурасы -3..-5˚.
Юлларда бозлавык.
-
Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары) буенча:
Болытлы, төнлә аязучан .
Төнлә явым-төшемсез. Көндез бераз кар, юеш кар.
Урыны белән томан, көндез бозлавык.
Көньяк-Көнчыгыш җиле 5-10 м/с, иртән, көндез урыны белән 14 м/с кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -9..-13˚.
Көндез һаваның максималь температурасы -2..-5˚.
Юлларда бозлавык.