Сәламәтлек саклау министрлыгы ТР Идел буе төбәге пациентлары өчен муниципальара хирургия бүлеген оештырырга планлаштыра. Буа үзәк район хастаханәсе табиблары пациентларны әзерләячәк, 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе хирурглары операцияләр үткәрүдә ярдәм итәчәк.
Бүгенге көндә әлеге программа буенча пилот кысаларында үт куыгы авыруы һәм грыжа буенча лапароскопик операцияләр планлаштырылган. Шулай ук профессор Малков Игорь Сергеевич һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш хирургы Евгений Анатольевич Мельников хирургия стационарын карап чыктылар. Операцияне 7 нче хастаханәнең хирургия бүлеге мөдире Губаев Руслан Фирдус улы үткәрәчәк.