Аномаль-салкын һава торышы турында кисәтү

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

2023 елның 5 декабреннән 13 декабренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә башта циклонның тыл өлеше, аннары арктик антициклон йогынтысында һава температурасы сизелерлек түбәнәю һәм аномаль-салкын һава торышы билгеләү көтелә.

5-6 декабрьдә циклон тылында  аз гына кар явачак, 5 декабрь төнендә буран белән. 5-10 м/с төньяк-көнбатыш юнәлешендә җил көтелә, 5 декабрьдә төнлә 15-17 м/с.ка кадәр көчәю урыны белән 5 декабрьдә температура 8..-13°, көндез - 6.-11°. 6 декабрьдә төнлә температура -14..-19° ка кадәр түбәнәя, көндез -12..-17°.

7 декабрьдә республикага арктик аз болытлы антициклон таралачак. Беренчел фаразлар буенча, бу антициклонның йогынтысы, ким дигәндә, 13 декабрьгә кадәр сакланачак. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -23..-29 ка акадәр түбәнәя, кайбер районнарда -34° ка кадәр, көндез -20...-25°.  Көн  уртача тәүлеклек  һава температурасы нормадан 10-20° ка түбәнрәк булыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International