Елмаегыз, юлда – яшь инспекторлар

2013 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе
Узган чәршәмбедә шәһәрнең Төзелеш урамында автомобильчеләр юл хәрәкәте инспекторларының “Тукта” дигән боерыгына елмая-елмая буйсындылар. Чөнки алар ролендә балалар һәм туктату да хәрәкәт итү кагыйдәсен бозган өчен түгел иде.
“Игътибар, балалар” Бөтенроссия акциясе кысаларында район ЮХИДИ бүлекчәсе һәм БДД фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясенең Буа филиалы оештырган акция уңаеннан 1 номерлы мәктәпнең түбән сыйныфларында укучылар хәрәкәтне көйләү-челәр сыйфатында юл кырыена бастылар. Күкрәкләрендә – яшь юл хәрәкәте инспекторы билгеләре, кулларында жезл. Алар юл хәрәкәте өлкән инспекторы Александр Маляшов белән автомобильчеләр, җәяүлеләр, велосипедчылар янына килеп, аларга юл йөрү кагыйдәләрен туплаган памяткалар тапшырдылар. Мондый акцияләр шәһәрнең калган урамнарында да дәвам итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International