Буада илкүләм проект кысаларында яңартылган театр бинасы ачылды

2023 елның 5 декабре, сишәмбе

Буада Буа  дәүләт драма театрының бинасы ачылды. Бинаны реконструкцияләү РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елда "Мәдәни мохит" илкүләм проектының федераль проекты ярдәмендә мөмкин булды.

Әлеге зур вакыйгада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов  катнашты. Аңа Бакый Идрис улы Урманче иҗатына багышланган күргәзмә, шулай ук Буа театры тарихы турындагы ролик күрсәтелде.

-Бу театр гына түгел, бу мәдәни үзәк. Ул Буа районына гына түгел, күрше районнарга да хезмәт итәчәк. Объект иң заманча таләпләргә җавап бирә, - дип билгеләп үтте Рөстәм Нургалиевич һәм бу вакыйга белән район халкын котлады. Рәис шулай ук төзүчеләргә рәхмәт белдерде, дизайнер чишелешен югары бәяләде.

Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов Республика Рәисенә социаль әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде һәм  тантанага килгән кунакларны сәламләп, Буа җиренең тарихи яктан театр традицияләренә бай булуын билгеләп үтте. Буа театрының бер гасырдан артык тарихы бар.

- Бүген театр театр сәнгатенең гасырлык традицияләрен саклый һәм арттыра, шул ук вакытта ул гаҗәеп заманча, кыю сәнгать карарлары өчен ачык иҗат коллективы. Театр директорының  кызыксынучанлыгы һәм энергиясе, таланты Буа дәүләт драма театрын республикада гына түгел, аннан читтә дә данларга мөмкинлек бирде, дип билгеләп үтте Ранис Камартдинов һәм коллективка бетмәс илһам теләде.

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова сүзләренчә, хәзер шәһәр һәм труппа алдында яңа заманча бинага тамашачыларны җәлеп итү бурычы тора.

Сүз уңаеннан, киләсе елда театрда Буа дәүләт драма театрының алты премьера спектакле планлаштырылган. Буа дәүләт драма театры директоры һәм сәнгать җитәкчесе, ТР халык артисты Раил Садриев бүген шундый зур төзелештә катнашучыларга рәхмәт әйтә һәм тамашачыларны яңа  спектакльләр белән сөендерергә вәгъдә итә.

Чара кысаларында Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре һәм Рәис Рәхмәтләре тапшырылды. Тантананы ачу «Буа театры тарихы» театр инсценировкасын карау белән тәмамланды.

Исегезгә төшерәбез, мәдәни учреждениене масштаблы яңарту узган елның икенче кварталында старт алды һәм ике этапка исәпләнгән иде. Ремонт ясалган бинада профессиональ артистларның, музыкаль коллективларның чыгышлары һәм репетицияләре өчен шартлар каралган. Бинаның мәйданы да арткан, ул 3,5 мең квадрат метр тәшкил итә, ә сыйдырышлылыгы - 400 дән артык кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International