2023 елның 7 декабренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

7 декабрьдән 13 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә нормадан 10-20°түбәнрәк уртача тәүлеклек һава температурасы белән аномаль-салкын һава торышы көтелә.

7 декабрь төнендә һәм көндез Татарстан Республикасында һәм Казанда урыны белән томан көтелә; төнлә һәм иртән һава температурасының -25-32 ˚ кадәр төшә. (Казанда -28гә кадәр).

Казан буенча:

Үзгәрүчән болытлы һава. Явым-төшемсез.

Урыны белән томан.

Җил төньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка 4-9 м/с тизлектә.

Төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы -24..-26 ˚, аязганда һәм түбән урыннарда -28 ˚ гә кадәр.

Көндез һаваның максималь температурасы -20..-22˚.

Юлларда бозлавык.

 Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары буенча:

Үзгәрүчән болытлы һава. Явым-төшемсез.

Урыны белән томан.

Җил төньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка 4-9 м/с .

Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -21..-26 ˚, аязганда һәм түбән урыннарда -27..-32˚.

Көндез һаваның максималь температурасы -18..-23˚.

Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International