2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына Буа шәһәре бюджеты проекты буенча гавами тыңлаулар нәтиҗәләре турында хәбәр

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

2023 елның 6 декабрендә 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына Буа шәһәре бюджеты проекты буенча гавами  тыңлаулар узды. Аларда шәһәр Советы депутатлары, иҗтимагый оешмалар, «Бердәм Россия» сәяси партиясе, предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр вәкилләре, кызыксынган гражданнар катнашты.

2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Буа шәһәре бюджеты проекты турында доклад белән Буа шәһәре башлыгы урынбасары, бюджет – финанс мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе Р.Н. Насыйбуллин чыгыш ясады

Гавами тыңлауларда катнашучылар мондый нәтиҗә ясадылар: 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына Буа шәһәре бюджеты проектын барлык искәрмәләр белән хупларга, аны Буа шәһәр Советының даими комиссияләренә тапшырырга, Буа шәһәр Советына 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына Буа шәһәре бюджеты проектын карарга тәкъдим итәргә чираттагы утырышта аны икенче укылышта кабул итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International