Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы болай дип аңлата: Россия Табигать министрлыгының 22.09.2023елның № 616 боерыгы белән урманнардан файдалану һәм урман фонды җирләрендә урманнарны саклау чараларын гамәлгә ашыру мөмкин түгеллеген билгеләү тәртибен һәм критерийларын расланды.
Урманнардан файдалану һәм урман фонды җирләрендә урманнарны саклау чараларын гамәлгә ашыру мөмкин булмавын урман хуҗалыгы федераль агентлыгы һәм (яисә) аның территориаль органнары урман фонды җирләре белән киселешләре булган җир кишәрлекләренә хокукларның барлыкка килү законлылыгын бәхәсләшү өчен нигез булу-булмавын тикшергәндә билгели.
Урманнарны куллану мөмкин түгеллеген билгеләү урман участоклары турында мәгълүматны Дәүләт урман реестрыннан чыгару өчен нигез булып тора