2023 елдан башлап ел саен роботлар сугышы буенча халыкара чемпионат үткәрелә.
16 декабрьдә Мәскәүдә Россия, Төркия, Һиндстан һәм Кытайдан 16 команда катнашында ярымфинал һәм Чемпионат финалы узачак. Тамашачыларны ике шоу (Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр), шулай ук танып белү программасы көтә.
Ярымфиналда һәм финалда шулай ук Иннополис шәһәренең «Робозон 2» командасы катнашачак (берләшмәгә сылтама: https://vk.com/robozon_2).
Туры эфирга сылтама: https://vk.com/video-219465931_456239497
Чемпионатның максаты заманча һәм перспективалы технологияләргә, инженерлык фәннәренең ихтыяҗлы юнәлешләренә игътибар җәлеп итү, Робототехник хәрәкәтнең двигателе булу һәм Чемпионатта катнашучыларда яңа белем һәм компетенцияләр алу ихтыяҗын формалаштыру.