2023 елның 14 декабрендә эшкуарлар өчен бердәм «ачык ишекләр» көне узачак

2023 елның 12 декабре, сишәмбе

Республика буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа территориаль бүлегендә Буа шәһәре Ефремов урамы, 135 «В» адресы буенча 2023 елның 14 декабрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне үткәреләчәк.

 «Ачык ишекләр» бердәм көннәренең максаты-идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә бушлай консультация ярдәме күрсәтү.

Язуылу өчен телефоннар

8(84374)3-52-89, 3-17-04; 8(84373) 2- 52-59.

 Шулай ук бу көнне 12-16 сәгатьләрдә Эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне Тәтеш шәһәрендә (Свердлов урамы, 43 йорт) һәм Иске Чүпрәле авылында (Кооператив урамы, 10 йорт) узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International