2023 елның 13 декабренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы

2023 елның 12 декабре, сишәмбе

7 декабрьдән 13 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә нормадан 10-20° түбәнрәк уртача тәүлеклек һава температурасы белән аномаль-салкын һава торышы көтелә.

12 декабрь кичендә, төнлә һәм көндез 13 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле җил 15-17 м/с (Казанда 15 м/с кадәр), төнлә һәм иртән республиканың көнчыгышында һава температурасы -25 -30˚ көтелә.

Казан буенча:

Аномаль салкын һава торышы.

 Аязучан болытлы һава.

Явым-төшемсез.

Көньяк-көнчыгыш җиле 6-11, урыны белән 15 м/с.

Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -18..-20 ˚, түбән урыннарда -22 ˚ гә кадәр.

Көндез һаваның максималь температурасы -16..-18˚.

Юлларда бозлавык.

 

Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары  буенча

Аномаль салкын һава торышы.

 Аязучан болытлы һава.

Явым-төшемсез. 

Көньяк-көнчыгыш җиле 6-11, урыны белән 15-17 м/с.

Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -18..-22 ˚,

Көндез һаваның максималь температурасы -14..-18˚.

Юлларда бозлавык.

Озак вакыт бинадан читтә булмаска, көнкүреш газы һәм электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен төгәл үтәргә киңәш итәбез. Үзегезне саклагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International