Пәнҗешәмбе, 14 декабрьдә Владимир Путин үзенең 20 нче туры линиясен һәм бер үк вакытта 18 нче зур матбугат конференциясен үткәрәчәк. 2020 елдагы кебек үк, ике чараны берләштерергә карар иттеләр. Мәскәү вакыты белән көндез Президент туры эфирда журналистлар һәм гражданнар сорауларына җавап бирә башлаячак. Ул кешеләр белән Кремльдә түгел, ә Кунаклар ишегалдында аралашачак.
Дәүләт башлыгына үз соравын теләгән һәркем бирә ала. Моның өчен берьюлы берничә ысул бар:
1. moskva-putinu.ru сайтында яисә москва-путину.рф. саөтында (сорауны текст рәвешендә дә, видео мөрәҗәгатьне дә язып була)
2. 8-800-200-40-40 телефоны буенча.
3. 0-40-40 номерына хәбәр салырга
4. Вконтакте яки Одноклассники социаль челтәрләрдә.
ВКонтакте кулланучылары өчен трансляция рәсми җәмәгатьчелектә булачак: vk.com/moskvaputinu.