2023 елның 15 декабренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы

2023 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

Начар метеорологик күренешләр фаразланмый.

Казан буенча:

Аязучан болытлы. Башлыча явым-төшемсез.

Көньяк-көнчыгыш җиле 6-11 м/с, көндез урыны белән 14 м/с кадәр.

Төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы -14..-16˚.

Көндез һаваның максималь температурасы -9..-11˚.

Юлларда бозлавык.

 

Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары) буенча:

Аязучан болытлы. Башлыча явым-төшемсез.

Көньяк-көнчыгыш җиле 6-11 м/с, көндез урыны белән 14 м/с кадәр.

Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -13..-16˚.

Көндез һаваның максималь температурасы -8..-11˚.

Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International