Ранис Камартдинов шәхсән үзе сугышчылар янына махсус хәрби операция уздыру зонасына киткән.
Вице-премьер Евгений Варакин белән очраштылар, шефлыкка алынган Лисичанскида яшәүчеләр өчен йөк тапшырдылар. Лисичанск шефлыгында яшәүчеләр өчен Буа районы делегациясе 22 тонна авырлыктагы гуманитар йөк китерде. Йөк составына азык-төлек товарлары: сөт продукциясе, ярмалар, макарон, тушенка, шикәр комы кергән. Шулай ук махсус хәрби операция зонасындагы якташларына беренче кирәк-ярак предметлары - җылы кием, одеял, көнкүреш химиясе һәм башкалар китерелгән. Шулай ук сугышчыларга 3 автомобиль НИВА Шевроле һәм бортлы УАЗ, квадрокоптер, электрогенераторлар, мич-буржуйка, рация һәм башкаларны алып килгән.
Район башлыгы сугышчылар белән очрашты, аларга туган-тумачалары һәм барлык буалылар җыйган кадерле посылкаларны тапшырды.
- Барлык егетләребездән, Лисичанскта яшәүчеләрдән һәм шәхсән үзем Буа районында яшәүчеләргә, предприятиеләргә, иганәчеләргә гуманитар йөк җыюда ярдәм күрсәткән булышлыклары өчен зур рәхмәт белдерәсем килә. шефлыкка алынган төбәктә яшәүчеләр һәм якташ егетләребез безнең ярдәмгә мохтаҗ, һәм без сынатмабыз, шуңа күрә гуманитар ярдәм җыюны туктатмыйбыз, - дип билгеләп үтә район башлыгы Ранис Камартдинов.
Шулай ук ул егетләрнең сугышчан көчле рухта булуларын билгеләп үтте. "Дөрес, туганнарны сагынганнар, диләр. Әмма якыннары һәм барлык буалылар җыйган исемле посылкалар аларның күңелен күтәрде, - дип уртаклаша район башлыгы.
Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр районның барлык битараф булмаган кешеләренә ярдәм итүләре өчен зур рәхмәт сүзләре юллыйлар!