Исегезгә төшерәбез, банкка исәпләнгән салымнар турында хәбәр итү урынына "02" статусы белән түләү күрсәтмәсе бирү 31 декабрьгә кадәр генә мөмкин.
Хәбәрнамә салым түләү срогыннан соңрак декларация килә торган аванс исәп-хисап системасы белән түләүләргә карата гына бирелә (мөлкәти салымнар, иминият кертемнәре, НДФЛ, УСНО, ЕСХН). Бөтен аванслар буенча бер хәбәр дә җитә, өстәвенә, берьюлы берничә чорга бер хәбәр рәсмиләштерергә мөмкин.
Исәп (бухгалтерлык) системасы яки салым түләүченең шәхси кабинеты аша хәбәрнамә формалаштыру һәм җибәрү уңайлырак. Шул ук вакытта шәхси эшмәкәрне шәхси кабинеттан җибәрү очрагында квалификацияләнмәгән электрон имзаны куллану мөмкинлеге каралган.
Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында (https://clck.ru/Wrw4V) хәбәр итү тәртибе, аны тутыру мисаллары һәм башка файдалы мәгълүмат белән тулырак танышырга мөмкин.