Россия почтасы 2023 елгы авыл бүлекчәләрен төзекләндерү программасын тәмамлый, аны компания РФ Президенты Владимир Владимирович Путин йөкләмәсе буенча үткәрә. Узып баручы елда Почта Татарстан Республикасында авыл һәм ерак территорияләрдә урнашкан 32 бүлекне яңартты.
Авыл бүлекчәләрен модернизацияләү ике юнәлеш буенча бара: биналарны ремонтлау һәм халыкка хезмәт күрсәтү мөмкинлеген киңәйтү.
Почта бүлекчәләрендә эчке биналарны һәм фасадларны, җылылык системасын яңарттылар, янгын сигнализациясе һәм видеокүзәтү, шулай ук климат контроле һәм кондиционирлау өчен җиһазлар урнаштырдылар. Операторлар өчен яңа техниканы онлайн-элемтә каналларына тоташтырдылар. Почта бүлекчәләрен модернизацияләү вакытында киртәләрсез мохитне үстерүгә аерым игътибар бирә. Моның өчен бүлекчәгә керү урынында компания поручнялар белән пандуслар урнаштыра, персоналны чакыру төймәләрен урнаштыра, ишек уемнарын киңәйтә. Биналарның нык тузганлыгы аркасында ремонт ясау мөмкин булмаган урыннарда почта тиз төзелә торган конструкцияләрдән яңа биналар төзи.
Сервислар линейкасын киңәйтү күзлегеннән, Почта авыл җирлегендә иң файдалы һәм кирәкле хезмәтләргә йөз тота. Модернизацияләнгән бүлекләрдә клиентлар бушлай медицина приборларын (тонометрлар, пульсоксиметрлар һәм контактсыз термометрлар) алырга һәм сәламәтлекнең төп күрсәткечләрен тикшерергә мөмкин булган "сәламәтлек почмагы" бар.
«Безнең игътибарыбыз үзәгендә- кешеләр: почта бүлекчәләренә килүчеләр һәм безнең хезмәткәрләр. Без клиентлар уңайлы, тиз һәм нәтиҗәле хезмәт алсын, ә хезмәткәрләр уңайлы шартларда эшләсен өчен барысын да эшлибез, - дип шәрехләде Россия почтасы генераль директоры Михаил Волков. - Почта - ерак авылларда чын "социаль үзәк", шуңа күрә безгә халыкның теләсә кайсы ситуациядә мөрәҗәгать итә алуы мөһим. Киләсе елда без бүлекләрне яңартуны дәвам итәчәкбез».
Белешмә:
"Россия почтасы" АҖ "Татарстан почтасы" идарәсе Татарстан Республикасы территориясендә почта элемтәсе хезмәтләрен күрсәтә. 260 шәһәр почта бүлекчәсе, 852 авыл һәм 29 күчмә почта бүлекчәсе, шулай ук 70 почта элемтәсе пункты эшли. Структурасына 21 структур бүлекчә керә - Логистик почта үзәге, Магистраль сортларга аеру үзәге, 10 курьер китерү участогы, шулай ук 9 почтамт һәм 11 районара почтамт.
Бүгенге көндә "Татарстан почтасы"нда 8967 кеше эшли, шул исәптән 3485 хат ташучы.