Казан шәһәрендә 60 юбилей хезмәт семестры ябылды. 2023 ел нәтиҗәләре буенча «Буа ветеринария техникумы» штабы сыйфат билгесе белән бүләкләнде. Шулай ук рәхмәт хаты штаб командиры - Юнысова Фирая Фәрит кызына, сервис отряды командиры - Мифтахетдинов Даут Рамил улына, «Посейдон» путин отряды командиры Аделя Вилдан кызы исхаковага бирелде. Бүләкләр белән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар һәм җиңүләр телибез.