Җирдә эшләү ләззәте

2013 елның 20 сентябре, җомга
Самавыр хәтле чөгендерләр өлгерде быел “Кадыйров Ф. Ф.” крестьян-фермер хуҗалыгында. Мондый уңыштан “башы әйләнгән” фермер Фәнил Кадыйров җир улы гына татый алган шатлыгын уртаклашырга безне дә чакырды. 
Түбән Наратбаш авылы янындагы 80 гектарлы участокта татлы тамыр казу төгәлләнеп килә. Озатылган 2,5 мең тонна чималдан инде Цильна заводында шикәр дә ясап өлгергәннәрдер. Татлы мәйданнар тагын да бар әле – быел фермер аны 450 гектарда үстергән. Уңышның чыгышы “кара” исәп белән генә дә һәр гектардан уртача 450 центнердан арта. 
- Алдан күргән шикелле, былтыр ук яңа “Франц Кляйн” чөгендер алу комбайны сатып алган идем. Иң эре чөгендерне дә ватмыйча чыгара немец машинасы, яфрагын кул белән кебек кисә, - ди Фәнил тигез рәтләргә салынган кагатларга кул изәп. Яңа комбайнга фермер үзендә 2001 елдан бирле эшләүче Сәйдәш Шәрифҗановны утырткан. Менә, “кораб”, чөгендерне “ашый-ашый”, үзе дә килеп җитте. Штурвал артында утырган механизаторның кәеф шәп – Фәнил үз вакытында, әйбәт түли, ярдәм итә, тагын нәрсә кирәк хезмәт кешесенә, эшләргә дә эшләргә. Ә Сәйдәш эш сменасын тәмамлап, өенә кайтып киткәч, җитәкче комбайнга үзе утыра. 
- “Болгар” радиосы җырлап тора, сызылып таң ата, чөгендердән бушаган мәйданнар күзгә күренеп үрчи, кагатлар озыная. Күңелгә шундый рәхәт була. Җирдә байыйм, дип эшләргә түгел, җиренә җиткереп, нәтиҗәсе өчен тырышырга кирәк. Бу бәяне бернинди акчага алмаштырып булмый. Синең эшеңне күреп тә алсалар тагын. Район җитәкчелеге шундый фидакарьлекне күрә, дөрес бәяли, ярышларда призлы урыннар билгели. Монысы да бер стимул булып тора,  - дип ачылып сөйләде җир хуҗасы.  
Әйе, эшеңнең җимешләрен татыганчы, ай-һай, тир түгәсе бар. Фермер карамагындагы 2000 елда 100 гектардан башлаган биләмәләр хәзер 2500 гектарга җитте. Шул хәтле мәйданнан сый алу өчен техникаң да, эшче куллар да җитәрлек булырга, бер йодрыкка эшләргә тиешләр. Сүз уңаеннан, Фәнил Кадыйровта эшләүче даими команда формалашты. Һәрберсенә ышанырга була. Әнә, тагын бер өмете – улы Булат өлгереп килә, егет инде кырда эшләүчеләргә ягулык, ашарга ташый. Техника да, яңартып тормасаң, елдан-ел искерә, чыгымчылый башлый. Фермерның үзенә исә берьюлы егерме төрле һөнәрне үзләштерергә – агроном-механик кына түгел, көчле икътисадчы, психолог, медик та булырга туры килә. Үзең белмә-гән эшне ничек кешедән таләп итәсең?! Белмәгәнен үзе дә өйрәнә Фәнил. Бигрәк тә “Коммуна” җәмгыятенең баш агрономы Рөстәм Әюповтан, күрше хуҗалыклар җитәкчеләреннән. Авылдашларына ул үзенә ышанып пай җирләрен тапшырулары өчен рәхмәтле. 
Җир эше авыр, әле тагын бик күп факторларга бәйле. Быел, әнә, бөртеклеләрне теләгән кадәр уңыш җыя алмадылар, ярый әле шифалы яңгырлар
 чөгендерләргә эләккән. Һәр нәрсәдән уңай якны күрергә омтыла фермер.
- Начар төшне яхшыга юраган кебек, иген аз булу ашлыкка бәяне үстерер шәт, - ди ул. Фермерга акчасы да кирәк бит. Күпме кеше сиңа ышанып хезмәт куя, кыш көне – эшсез чакта да аларның финанс хәле тотрыклы булырга тиеш, дип уйлый Фәнил. Хәтта сәламәтлекләре турында да кайгырта – коллективның кыш уртасында санаторийда күмәк ял итүе үзенә күрә бер традиция хәзер.  
Менә шулай туган туфракта эш ләззәте татып, кешеләргә, районга кирәкле булып яши фермер. Бу бәхетне ул иң уңайлы шәһәр тормышына да алмаштырырга җыенмый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International