Укучыларга – планшетлар, өлкәннәргә – җиңеллек

2013 елның 20 сентябре, җомга
“IT-чемпион” республика конкурсының икенче этабы тәмамланды. Идел аръягы районнарыннан иң актив укучылар үткән атнада шәһәрнең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбенә җыелдылар.
Аларны җиңүләре белән беренче булып муниципаль район башлыгы урынбасары Валерий Егоров тәбрикләде, өлкәннәрне республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы белән эшләргә җәлеп итүләре өчен рәхмәт әйтте. 
- Буа районы буенча бу конкурста авыл балалары күбрәк катнаша, шәһәрлеләр дә калышмасын иде,- диде ул.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкиле Әлфия Бәдретдинова бер генә баланың да форсатны кулдан ычкындырмавын теләде. Конкурсның “Иң актив укучы” номинациясенең өченче этабында һәм 3 ноябрьгә кадәр үткәрелүче “ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын үстерү” дигәнендә дә актив булырга чакырды.
iPad планшетларын, истәлек бүләкләрен ул көнне җиде районнан килгән 21 укучы алды. Буалылардан беренче урын Ырыңгы мәктәбеннән Владислав Гордеевта. Икенчедә – Алшихтан Яна Паллина, өченче урынны Адав-Толымбайдан Алмаз Шәкүров яулады.
- Мин әлеге конкурска икенче этапта гына кушылдым. Беренчесендә мәктәбебездән Даниил Зайцев өченче булган иде. Әнием белән бергә 60тан күбрәк кешене хезмәтләр өчен түләүләрне интернет аша башкарырга җәлеп итеп, 828 балл туплый алдык, - ди уку алдынгысы, төрле бәйге-конкурсларны үз итүче 9 сыйныф укучысы Владислав. Әнисе Ирина Владимировна да улы өчен шат:
- Бу эшне үзебездән башлап җибәрдек, бик уңайлы булуына инангач кына башкаларга аңлатырга керештек, беренче мәлдә ярдәм дә иттек. Шулай итеп безгә авылдашлар, дуслар, туганнар кушылды. Хәзер бит бик күп кешенең өендә компьютер-интернет бар, аның аша гына акча күчерү бик җайлы һәм җиңел,- ди ул. 
Алмаз исә конкурсның беренче турында да катнашкан, ә җиңү икенчесендә елмайды. Өлкәннәрне электрон түләүләргә ияләштерүне алга таба да дәвам итәргә һәм бүләкләр алырга җыена. 
- Буалы укучылар беренче этапта җиңүчеләрне бүләкләгәннән соң аеруча активлаштылар. 20 декабрьгә кадәр узачак өченчесендә тагын да күбрәк булсыннар иде. Бер мәртәбә планшетлы булучылар аңа башка дәгъва кыла алмый, ә менә балларны төрле бүләкләргә алмаштырырга мөмкин, - ди зона бәйгесен оештыручы мәгълүмати-методик үзәк методисты Эльвира Галәветдинова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International