Татарстан Республикасы эшкуарлары үз бизнесларын алып барганда салым салуның патент системасын ешрак кулланалар. Бу махсус салым режимы иң кызыклысы булып бухгалтерлык хисабын алып бару һәм ПСН буенча салым декларациясен тапшыру бурычы булмау, түбән салым ставкасы, берничә салым түләүдән азат итү тора. Россия Федерациясе Салым кодексына ярашлы рәвештә, Салым салуның әлеге системасын куллану белән бәйле рәвештә түләнә торган салым суммасын иминият взносларына киметү мөмкинлеге каралган; ул кулланыла торган эшчәнлек төрләре исемлеге киңәйтелгән һәм ваклап сату һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә объектлар мәйданының чик кыйммәтләре арттырылган.
Патент алу хокукын саклауның төп шарты булып бюджетка салымны вакытында һәм тулы түләү тора. Шуңа күрә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара Федераль салым хезмәте индивидуаль эшкуарларга салым салуның патент системасын куллануга бәйле рәвештә түләнергә тиешле салымны вакытында түләргә кирәклеген искәртә.
Россия Федерациясе Салым кодексы нигезләмәләренә ярашлы түләү тәртибе патентның гамәлдә булу вакытына бәйле:
- әгәр патент алты айга кадәр алынган булса, салым патентның гамәлдә булу вакыты тәмамланганнан соңга калмыйча салымның тулы суммасы күләмендә түләнә;
- әгәр патент алты айдан артык вакытка алынган булса, салым суммасының өчтән бер өлеше күләмендә патент гамәлгә кергәннән соң туксан календарь көннән дә соңга калмыйча һәм салым суммасының өчтән ике өлеше күләмендә патент гамәлдә булу вакыты тәмамланганнан соңга калмыйча түләргә кирәк. Мәсәлән, әгәр патент 2023 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр алынган булса, беренче түләү срогы 31.03.2023, икенче түләү срогы 31.12.2023.
Моннан тыш, Патент салым системасын куллану белән бәйле рәвештә исәпләнгән салым суммасын түләнгән иминият взнослары суммасына киметергә мөмкин. Моның өчен салым суммасын киметү турында белдерүне салым органына Патент салым системасын кулланучы салым түләүче буларак исәпкә кую урыны буенча җибәрергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, һәр көн өчен Россия Федерациясе Үзәк Банкының рефинанслау ставкасының 1/300 өлеше күләмендә пенялар исәпләнә. Моннан тыш, патент системасындагы бурычлар салым түләүчегә яңа патент бирүдән баш тарту өчен нигез була ала.
Салым түләүләре буенча бурычны тикшерергә һәм түләргә Россия Федераль салым хезмәте сайтындагы Шәхси кабинет, шулай ук аның мобиль версиясе ярдәм итәчәк! Бу сервиста бурычлар турында мәгълүматны күрү генә түгел, ә салымнарны онлайн режимда түләү дә мөмкин.