«Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Поляр балкыш» кар десанты отряды һәм Буа ветеринария техникумы укучылары – ФОРПОСТ яшьләр хокук саклау хәрәкәте әгъзалары белән берлектә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә теркәлгән ялгыз яшәүче пенсионерларда карны чистарту буенча акция оештырды.
Акциянең максаты яшь буында игелекле гамәлләр кылырга омтылу тәрбияләү, җәмгыятьтә олы яшьтәге кешеләргә карата теләктәшлек һәм хөрмәт хисләрен ныгыту.
Балалар, көрәкләр белән коралланып, ишегалдында һәм йорт янындагы урамда җыелган карны намус белән җыештырдылар. Олы яшьтәгеләр балаларга күрсәтелгән ярдәм, игътибар һәм кайгыртучанлык өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр. Мондый чаралар буыннар арасындагы элемтәне ныгыту, өлкәннәрнең тормыш активлыгын саклау, яшьләрнең коммуникатив күнекмәләрен үстерү һәм командада эшли белү өчен кирәк.
«Поляр балкыш» кар десанты отряды һәм Буа ветеринария техникумының Форпосты волонтерларына күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерәбез.