Буада «Ният» татар балалар-яшүсмерләр театр коллективларының төбәкара фестиваль-конкурсының йомгаклау этабы узды.
Буа дәүләт драма театры сәхнәсендә театр фестивале-конкурсында җиңүчеләрне котладылар, яшь артистлар дипломнар, кубоклар, акчалата бүләкләр һәм чәй җыелмалары белән бүләкләнделәр.
Бүләкләү тантанасыннан соң безнең театр артистлары тарафыннан «Бәхет эзләп» дигән яңа ел тамашасы куелды
"Бәхет эзләү" - ул шатлык патшалыгында башланган тарих! Бервакыт патша елмаюдан туктады. Һәм бәхет бу патшалыктан китте…
Балаларны котлыйбыз һәм аларга яңа иҗади уңышлар телибез! 