Сорау: Кунакханәләрдә ике төрле бронь барлыгын ишеттем – гарантияле һәм гарантиясез. Алар бер берсеннән нәрсә белән аерылып торалар?
Җавап : РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 18 ноябрендәге 1853: А) номерлы карары белән расланган Россия Федерациясендә кунакханә хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләренең 16 пунктына ярашлы рәвештә,
А) гарантияләнгән бронь төре - анда кунакханә кулланучыны планлаштырылган керү көненнән соң киләсе көннең исәпләнгән сәгатенә кадәр көтә. Броньлаудан вакытында баш тарткан, кулланучының соңга калуы яки кермәве очрагында, аннан яки заказчыдан гади номер (номердагы урын) өчен түләү алына, әмма тәүлектән артык түгел. Бер тәүлектән артык соңга калганда килешү туктатыла;
б) гарантияләнмәгән бронь- анда кунакханә кулланучыны керү көнендә башкаручы билгеләгән сәгатькә кадәр көтә, шуннан соң килешү туктатыла.