Буада 2023 елның соңгы пары теркәлгән

2023 елның 29 декабре, җомга

Бүген район ГХАТ бүлегендә соңгы - 2023 елның 166 нчы пары теркәлде. Өйләнешү тарихына Рафаэль Хәлиуллов һәм Румия Искакова исемнәре язылды.

 

Яшьләрне район исеменнән Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов котлады. Үзенең җылы теләкләрен белдереп, традиция буенча истәлекле бүләк тапшырды.

 

Яшь парларны котлыйбыз һәм бәхетле гаилә тормышы телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International