Татарстан Республикасының кадерле халкы, хөрмәтле буалылар! Сезне якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа белән чын күңелдән котлыйм!
Бу бары тик яхшы үзгәрешләргә генә өметләндерүче иң матур һәм якты бәйрәмнәр.
Яңа елны каршылаганда, без узып баручы елда булган барлык казанышларыбызны, матур мизгелләребезне истә калдырырга тырышабыз һәм киләчәккә максатлар билгелибез. 2023 ел җиңелләрдән булмады, әмма ул безгә бердәм булып яшәүнең, эшләүнең, туганнарыбызны һәм якыннарыбызны кадерләүнең, сәламәтлегебезне саклауның, өметсезлеккә бирелмичә алга баруның мөһимлеген күрсәтте!
Хезмәтләре, шәһәр һәм райондагы уңай үзгәрешләрне булдырудагы тырышлыклары һәм махсус хәрби операциядә катнашучы ир- егетләребезгә ярдәм итүләре өчен һәркемгә рәхмәт! Без җиңүгә ышанабыз һәм аларның тизрәк кайтуларын көтәбез!
2024 ел безгә тынычлык һәм иминлек алып килсен, барлык планнарыбызны һәм хыялларыбызны тормышка ашырсын!
Район тормышында актив катнашуыгыз һәм ышанычыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Без бергәләп кенә алдыбызга куелган бурычларны үтәүгә ирешә алабыз!
Киләсе Яңа ел һәм Раштуа белән!