31 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән :
-төнлә һәм иртән томан;
- көндез көчле кар, юеш кар, буран, бозлавык, юлларда кар көртләре һәм көчле бозлавык көтелә;
Кар яуганда күз күреме начарлана, буран вакытында 1000 метрга кадәр һәм аннан да азрак, томан эчендә 500 метр һәм аннан да кимрәк.
Казан буенча:
Болытлы. Төнлә кар.
Көндез көчле кар, юеш кар, кайбер районнарда буран, бозлавык.
Җил көньяк-көнбатышка таба 4-9 м/с, көндез тизлеге 12 м/с.
Минималь температура төнлә -6..-8˚.
Көндез һаваның максималь температурасы -1.. +1˚.
Юлларда бозлавык, урыны белән көчле, көндез кар көртләре барлыкка килә.
Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Зеленодольск, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары:
Болытлы. Төнлә кар, урыны белән томан.
Көндез кар, юеш кар, урыны белән көчле, аерым районнарда буран, бозлавык.
Җил көньяк-көнбатышка таба 5-10 м/с, көндез урыны белән 15 м/с тизлектә.
Минималь температура төнлә -6.-11˚, төньякта урыны белән -14˚.
Көндез һаваның максималь температурасы +2..-3˚, төньякта -6˚.
Юлларда бозлавык, урыны белән көчле, көндез кар көртләре барлыкка килә.