2024 елның 2 гыйнварында Татарстан территориясендә һава температурасының -25..-30˚ка кадәр түбәнәю көтелә.

2024 елның 1 гыйнвары, дүшәмбе

     2024 елның 2 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән

- төнлә һәм иртән һава температурасын -25 -30˚ ка кадәр түбәнәюе (Казанда - 25..-27˚);

- көндез аерым районнарда  буран көтелә.

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава. 

Төнлә явым- төшемсез.

Көндез бераз кар. 

Җил төньяк-көнбатыштан, төньяк-көнчыгышка 5-10 м/с ка күчү белән, көндез тизлеге 13 м/с.

Минималь температура төнлә һәм иртән - 25..-27˚.

Максималь температура көндез -20..-22˚.

Юлларда бозлавык.

Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Зеленодольск, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары буенча

Аязучан болытлы һава.

Төнлә явым-төшемсез.

Көндез урыны белән зур булмаган һәм уртача кар, буран.

Җил төньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с , урыны белән җилнең тизлеге 14 м/с.

Һаваның төнлә һәм иртән -23..-27˚, аязганда -30˚.

Максималь температура көндез -17..-20˚, төньяк районнарда -23˚.

Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International