Буада яшәүче ветеран 104 яшен билгеләп үтте

2024 елның 6 гыйнвары, шимбә

5 гыйнварда Буада яшәүче Бөек ватан сугышы   ветераны Рәүф Ибраһим улы Төхвәтуллин туган көнен билгеләде. Бу көнне аңа 104 яшь тулды. Бу хакта үзенең Telegram-каналында Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов хәбәр итте.

Рәүф Төхвәтуллин Кызыл Йолдыз, 2 дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм башка медальләр иясе.

«Ул  һаман да кунакларга шат һәм аларны ишек төбендә каршы ала, үзенең озын гомерле тормышының серләре белән уртаклаша. Ә бу серләр гади - сәламәт туклану, 10 минутлык көндәлек зарядка һәм уңай кәеф. Мондый үздисциплинага сокланам», - дип язган               Р. Камартдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International