Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов район мәдәният идарәсе хезмәткәрләре белән бергә Чүпрәле районында урнашкан “Җылы йорт” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта булдылар.
«Җылы йорт» 25 ел эшли һәм 3 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар өчен 30 стационар урынга исәпләнгән. Ятимнәр йорты ачылганнан бирле учреждениедә ике меңнән артык балигъ булмаган бала социаль тернәкләндерү узды. Хәзерге вакытта биредә төрле районнардан 30 бала яши.
Ленар Шакирҗанов балаларны бәйрәм белән котлады, сәламәтлек теләде .
Аннары Буа районы мәдәният йорты үзешчәннәре чыгыш ясады. Балалар конкурсларда катнаштылар, биеделәр, Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр һәм татлы бүләкләр алдылар.
Приют директоры Илһам Баһаветдинов Буа районы делегациясенә җылы сүзләре һәм теләктәшлекләре өчен рәхмәт белдерде, уртак көчләр киләчәк гражданнарны тәрбияләү өчен уңайлы мохит булдыруга ярдәм итә, дип ассызыклады.
“Безнең бурыч - балигъ булмаганнарга җәмгыятьтә җайлашырга ярдәм итү, үз-үзеңне тиешенчә карау күнекмәләренә өйрәнү, балаларны спорт һәм иҗат белән мавыктыру, аларны урамның начар йогынтысыннан аеру”, - диде “Җылы йорт” социаль приюты директоры Илһам Баһаветдинов.
Театральләштерелгән тамаша тәмамланганнан соң, социаль приютка иҗат өчен бүләкләр тапшырдылар.