Буа районында Дмитрий Терентьев истәлегенә волейбол турниры узды

2024 елның 8 гыйнвары, дүшәмбе

🏆 Буа районы Ырынгы авылында якташыбыз Дмитрий Терентьев истәлегенә багышланган волейбол турниры үткәрелде.

Дмитрий Владимирович үрнәк гаиләле, мәктәпнең  хөрмәтле укытучысы һәм абруйлы директоры, талантлы җырчы һәм гитарачы булган. Төрле чараларның җаваплы һәм актив оештыручысы да  була ул.

«Безнең авыл өчен бу зур югалту, яшәвенең матур чорында сәләтле көчле  кешене  югалттык. Аның яңгыравыклы һәм ихлас көлүе һәрвакыт йөрәкләрдә калачак. Авыр туфрагы җиңел булсын, - диләр авыл халкы.

Хәтер аны белгән һәркемнең йөрәгендә сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International